Меню

Татарское сочинение про здоровье

Урок 29: Сәламәт бул! (Будь здоров!)

На улице похолодало, как-никак осень. А мы все еще не можем привыкнуть к холоду. Кто-то начинает чихать, кто-то кашляет. Одним словом, мы болеем, поэтому сегодня мы хотим поговорить как раз об этом. Итак, тема сегодняшнего урока Сәламәт бул! (Будь здоров!)

Сегодня мы выучим, как узнать болеет ли ваш друг, рассказать о своей болезни, и, конечно же, научимся желать выздоровления. Вся лексика, фразы и диалоги озвучены, в конце занятия вас ждет интересный тест. Вперёд!

КАК СПРОСИТЬ, БОЛЕЕШЬ ЛИ ТЫ?

  • Сиңа салкын тидеме?Ты простудился?
  • Син авырыйсыңмы?Ты болеешь?

Салкын тидеме?

No media source currently available

  • Авырыйм –болею – основной глагол для обозначения того, что ты болен
  • Салкын тиде– простудился (ась)

Авырыйм

No media source currently available

СИМПТОМЫ БОЛЕЗНИ:

  • Борын тыгылган– нос заложен
  • Томау төште— насморк
  • Йөткерәм– кашляю

Йөткерәм

No media source currently available

Синең кайсы җирең авырта?Что у тебя болит? (Какое место у тебя болит?) Данный вопрос задается при уточнении, что именно болит у человека, поэтому варианты ответа могут быть следующими:

Минем башым авырта. – У меня болит голова.

Минем эчем авырта. – У меня живот болит.

Кайсы җирең авырта?

No media source currently available

Вполне знакомый для вас материал. Согласны? Для “освежения памяти” предлагаем еще раз просмотреть урок №6.

Поправляйся!

Мы жалеем человека, когда он болен. Желаем ему скорейшего выздоровления, употребляя фразы как “Поправляйся поскорее”, “Скорейшего выздоровления!”.

Давайте узнаем и научимся желать скорейшего выздоровления человеку на татарском языке. Слушаем аудио файл – повторяем – запоминаем!

  • Исән-сау бул, иң мөһиме, терел!Будь здоров, а главное, выздоравливай!
  • Тизрәк терел! – Выздоравливай поскорее!

Исән сау бул. терел

No media source currently available

Нужно отметить, если с собеседником общаетесь на “вы”, добавляем аффиксы -ыгыз/-егез.

  • Исән-сау булыгыз, иң мөһиме, терелегез!Будьте здоров, а главное, выздоравливайте!
  • Тизрәк терелегез! – Выздоравливайте поскорее!

Что говорят, когда человек чихает? Да, да! Если в русском языке «Будь здоров!«, а в английском языке «Bless you!«, то в татарском языке, как вы уже заметили, «Исән бул!»/»Исән булыгыз».

Для закрепления материала, прелагаем прослушать следующий диалог и ответить на вопрос “Замирәнең хәле ничек?”

  • Диас: Диас, сәлам!
  • Замирә: Сәлам!
  • Диас: Хәлләрең яхшымы?
  • Замирә: Юк. Авырыйм һаман.
  • Диас: Нәрсә булды?
  • Замирә: Температура, салкын тиде. Томау төште, йөткерәм. Хәлем бик начар.
  • Диас: Эх, Замирә! Терел тизрәк!
  • Замирә: Тырышам. Рәхмәт!

Замирә белән Диас

No media source currently available

КАК СПРОСИТЬ, ЧЕМ ТЫ ЛЕЧИШЬСЯ?

Зариф, син нәрсә белән дәваланасың?Зариф, ты чем лечишься?

В этом вопросе обратите внимание на ключевой глагол “дәваланам/лечусь”. Даже при произношении вызывает некоторые трудности, поэтому детально рассмотрим.

  • Мин дәваланам.
  • Син дәваланасың.
  • Ул дәвалана.
  • Без дәваланабыз.
  • Сез дәваланасыз.
  • Алар дәваланар.

Мин дәваланам. син дәваланасың

No media source currently available

А сейчас про “чудо секреты”, т.е. какими средствами можно вылечиться.

1. Мин дарулар эчәм.Я принимаю лекарства.

Дарулар белән дәваланам. – Лечусь лекарствами.

2. Бал, лимон, имбирь белән чәй эчәм.Пью чай с медом, лимоном, имбирем.

Бал, лимон, имбирь белән дәваланам. – Лечусь медом, лимоном, имбирем.

Знаете ли вы о лучших средствах против простуды и осенней депрессии? В татарском языке есть такие красивые слова, как зәнҗәбил (имбирь), дарчын (корица). Можно есть мүк җиләге (клюква) и запивать балан суы (напитком из калины).

Читайте также:  Браслет здоровья с измерением давления рейтинг лучших 2020

Источник

Уроки Здоровья для классных часов (на татарском языке)

специалист в области арт-терапии

Выбранный для просмотра документ Здоровье в ваших руках.doc

СӘЛАМӘТЛЕГЕБЕЗ ҮЗ КУЛЫБЫЗДА

Максат. Укучыларда көндәлек режимны төгәл үтәү, дөрес туклану, сәламәт тормыш рәвеше, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту күнекмәләре булдыруга омтылыш тәрбияләү.

Укытучы. 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне. Шулай ук быелгы ел безнең республикада спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген без сыйныф сәгатендә сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшербез.

«Сәламәтлек—җәүһәр, ләкин тиз югала», диелә татар халык мәкалендә. Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз? (Сәламәтлек – кеше өчен иң кадерле нәрсә, ләкин аны сакларга кирәк, бер югалтсаң, аны кире кайтаруы бик авыр. Сәламәт булмаган кешегә дөньяның бер кызыгы да юк) Әйе, укучылар, бик дөрес.

«Дөньяда иң кечкенә бәхет — байлык, иң зур бәхет—саулык», дип юкка гына әйтмиләр бит. «Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: «Сәламәтлек—саулык, тазалык», дип әйтелә. Хәзер шушы төшенчәне үзегез тулыландырыгыз әле. Нәрсә соң ул сәламәтлек?

Сәламәтлек — ул. (физик һәм рухи иминлек, куңел күтәренкелеге, уңай кичерешләр белән яшәү һ.б.).

— Сәламәт булуның асылы тормыш-көнкүрештә безнең нинди гадәтләргә ия булуыбыз белән дә бәйле. «Гадәт — кемгә дә булса хас, нык урнашкан характер үзенчәлекләре. Еш, системалы рәвештә кабатланудан ихтыяҗга әверелгән үз-үзеңне тотыш, сыйфат», дип әйтелә «Татар теленең анлатмалы сүзлегендә. Нинди эш-гамәлләрне сез гадәт дип атар идегез? (Көндәлек режимны үтәү, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, телевизор карарга ярату, ашаганда китап уку, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану, шәхси гигиена, ял итү, чыныгу, компьютер артында озак утыру һ..б.).

— Хәзер шушы санап киткән гадәтләрне ике төркемгә бүлик әле, аларның кайсылары сәламәтлекне ныгыта, ә кайсылары, киресенчә, аны какшата, бетерә? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Укытучы: Кеше сәламәтлеген саклауны һәм ныгытуны тәэмин иткән яшәү рәвеше, кешенең үз-үзен дөрес тотышы һәм аек фикер йөртүе сәламәт яшәү рәвеше дип атала.

Яшәү рәвеше – кешенең сәламәтлеген тәэмин итүчешартларның берсе ул. Белгечләр раславынча, сәламәтлек түбәндәге шартларга бәйле:

50 % — яшәү рәвешенә;

20 % — экологик хәлгә;

10 % — медицина хезмәте күрсәтүгә.

Сәламәт яшәү рәвеше нидән гыйбәрәт соң? Аның төп өлешләренә нәрсәләр керә?Алар:

Начар гадәтләргә бирешмәү.

1 укучы: Көндәлек режим турында сөйли.

Көндәлек эш, йокы, ашау-эчү, ялны дөрес оештыру кешенең тәүлек дәвамында эшкә сәләтлелегенең җайга салынган булуына бәйле. Әйтик, эштә иң югары нәтиҗәлелеккә иртәнге сигездән көндезге бергә кадәр, кичке дүрттән кичке җидегә кадәр ирешергә мөмкин. Менә ни өчен мәктәптә I сменада уку II сменада укудан күпкә нәтиҗәлерәк. Игътибар итсәк, көндезге бердән кичке дүрткә кадәр көндезге аш, аштан соң ял итү өчен иң кулай вакыт. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә, ял йортларында, хастаханәләрдә көн тәртибе нәкъ шулай төзелә. Көнне файдалы уздыру һәм үз-үзеңә ыгы-зыгы тудырмас өчен, йокыдан вакытында торырга кирәк: иртәнге күнегүләр ясарга, ашап-эчәргә, мәктәпкә ашыкмыйча барырга вакыт ж.итәрлек булсын. Көндезге ашны һәркөнне бер үк вакытта ашарга күнексәң яхшы. Ашаганнан соң, бераз ял итеп алырга, аннан соң гына дәрес әзерләргә, физик эш белән шөгыльләнергә керешергә мөмкин. Көн тәртибендә йокыга 7—8 сәгать вакыт бүлеп бирелә. Моны, һичшиксез, үтәргә кирәк.

2 укучы: Ш ә хси гигиена турында сөйли.

Кеше организмы ү зен ә берт ө рле фабрика кебек. Т ә н тиресе аша аксымнар эшк ә ртел ү д ә н хасил булган калдыклар б ү ленеп чыга. К ө н д ә вамында тире тузан, микроблар бел ә н пычрана, дим ә к, ул начар сулый башлый, тир б ү ленеп чыгу кыенлаша, ж,ылылык алмашы кими, тире һәм кием нәр керл ә н ә. Пычрак тиредә микроорганизмнар тиз үрчи. Шапшак кешенең һәр квадрат сантиметр тире өслегендә 40 меңгә якын микроб була, шулар арасында авыру кузгатучылар да булырга мөмкин. Бары тик сабынлап кайнар су белән юганда гына, тире бүлеп чыгару продуктларыннан һәм микроблардан тулысынча арына.

Читайте также:  План мероприятий по тематическому году спорт здоровье долголетие

Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу, үз чиратында, теш авырулары китереп чыгара. Ашаганнан соң тешләрне һәм теш араларын чистартырга, авызны чайкарга киңәш ителә. Теш щеткасын даими алыштырып торырга, елга ике тапкыр теш врачына күренергә кирәк.

Укытучы: Укучылар, сәламәт булу өчен иң мөһиме— дөрес туклану.

Безнең организмыбыз без кабул иткән ризык хисабына яши. Без нинди ризык ашыйбыз соң? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Ә хәзер игътибарыгызга ике уен тәкъдим итәм.

Өстәл өстенә төрле ризыкларның рәсеме яки муляжы (икмәк, сөт, эремчек, баллы сагыз, кыздырган бәрәңге, киптерелгән икмәк, газлы су һ.б.) куела. Укучыларга шуларны ике төркемгә — зарарлы һәм файдалы ашамлыклар төркеменә бүләргә тәкъдим ителә.

Укучылар тартмадан чиратлап төрле җиләк-җимешләрнең муляжларын ала һәм аның нинди файдасы барлыгын һәм нинди витаминнарга бай булуын әйтә.

Укытучы, Организм өчен безнең нинди ризык ашавыбыз гына түгел, ә аның кабул итү вакыты да гаять мөһим. Ризыкны көнгә 4 — 5 мәртәбә аз-азлап ашарга киңәш ителә, ләкин йоклар алдыннан ашарга ярамый. Аның нинди зыяны бар соң? Әйдәгез, ачыклап үтик.

3 нчеукучы. Ашказаны, уникеилле эчәк, бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе — болар барысы да ашкайнату органнары. Алар ничек эшли соң? Азык башта ашказанына эләгә, анда эшкәртелә һәм аннан уникеилле эчәккә китә, шунда ул эчәклек һәм кан тамырлары стеналары аша канга таралырлык дәрәҗәдә тулысынча эшкәртелә. Азык яхшы эшкәртелсен өчен үт суы һәм ашкайнату бизе сыекчасы кирәк. Бавыр үт суын эшләп чыгара һәм ул үт куыгында саклана. Азык уникеилле эчәккә эләгүгә, үт куыгы кысыла һәм үт суы уникеилле эчәккә үтә. Шул ук вакытта ашкайнату бизе дә сыекча бүлеп чыгара. Шулар ярдәмендә азык тулысынча эшкәр-телеп бетә. Эш шунда ки, без йокларга яткач, уникеилле эчәк тә «йоклый», эшкәртми башлый. Димәк, ашказаны ризыкны уникеилле эчәккә җибәрә, ә ул бу вакыт­та инде «йоклый». Эчәклек сузыла, үт суы һәм аш­кайнату бизе сыекчасы бүленеп чыга, ләкин уни­кеилле эчәкнең «йоклавы» нәтиҗәсендә алар кире әйләнеп кайта. Үт суы үт куыгында куера һәм тора-бара ташка әйләнергә мөмкин. Ә ашкайнату бизе сыекчасы ашказаны асты бизе тукымаларын «эшкәртә» башлый. Нәтиҗәдә ашказаны асты бизе ялкынсына, ә иң куркынычы—эшләүдән туктарга мөмкин. Шуңа күрә, ризык тулы­сынча эшкәртелеп бетсен өчен, кичке ашны йок­ларга ким дигәндә 2 сәгать кала ашарга кирәк.

4 нче укучы: Х. Халиковның “Хәрәкәттә — бәрәкәт” шигырен укый.

5 нче укучы: Хәрәкәт активлыгы турында сөйли

Хәрәкәтләнү йөз даруны алыштыра, ләкин бер дару да хәрәкәтләнүне алмаштыра алмый, диләр. Аз хәрәкәтләнү (гиподинамия) күп авыруның сәбәпчесе булырга мөмкин, шунлыктан, көн саен 10 — 20 ми­нут дәвамында җәяү йөрергә (мәктәпкә җәяү барыр­га, йоклар алдыннан саф һавада йөрергә), үзеңне һәр көн иртәнге күнегүләр ясарга гадәтләндерергә кирәк. Йөзү һәрьяктан аеруча файдалы дип исәпләнелә. Умыртка кәкрәюне булдырмый калу, мускулларны ныгыту, көчне арттыру, үзеңдә чыдамлылык тарбияләү өчен йөзү — бер дигән алым.

Физкульминутка ясап алу

6 нчы укучы: Ял итү турында сөйли.

Ял итү ул 7—8 сәгатьлек йокы гына түгел. Моннан тыш, спорт уеннарында катнашырга, мунчага яки саунага йөрергә, су коенырга, чаңгы шуарга, ягъни ак­тив ял итәргә дә кирәк. Узеңә генә мондый ялны оештыру кыенрак. Көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп торып, гаилә, дуслар белән бергәләп күңел ачу рухи көч өсти, эшкә яңа дәрт бирә.

Читайте также:  Как привлечь человека заниматься своим здоровьем

7 нче укучы: Чыныгу турында сөйли.

Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше авыру­ларга каршы тору сәләтенә ия булып кына калмыйча, тормышны сөючәнлеге, эшкә сәләтлелеге, ризыктан тәм таба белүе белән дә аерылып тора.

Чыныгу чараларына һ ава, су, кояш кер ә . Чыныгу ө чен кайбер кагыйд ә л ә рне бел ү д ә кир ә к.

1. Организмны аз-азлап чыныктыра башлыйлар. Юеш с ө лге бел ә н с ө ртен ү , салкын су бел ә н коену, ачык һ авада ялан т ә н й ө р ү д ә н чыныгуны ң катлаулырак т ө рл ә рен ә к ү черг ә м ө мкин.

2. Кояшлы җ ылы к ө нн ә рд ә , с ә лам ә тлек р ө хс ә т итк ә нд ә , һ ава ванналарын м ө мкин кад ә р ешрак алу бик файдалы.

3. Артык йомшак, җ ылы урында йокларга к ү некм әү х ә ерле. Т ө нг ә форточканы ачып калдырса ң , бигр ә к т ә яхшы.

4. Ирт ә -кич аяк-кулларны салкынча су бел ә н чай­карга гад ә тл ә нерг ә кир ә к. Атнага 2 — 3 тапкыр сал­кынча су бел ә н коену да чыныгуны ң бер т ө ре.

5. Һә р н ә рс ә не ң чамасы бар: к ү г ә рг ә нче коену да, т ә н пешк ә нче кызыну да зыянга гына.

Укытучы. Ә авырганда без ничек дәваланабыз соң? (Дару эчәбез.)

— Сез нинди дарулар беләсез? (Укучыларның җавабы тыңлана.)

— Ә нинди дару үләннәрен беләсез? (Мәтрүшкә, юкә чәчәге, гөлҗимеш, гөлбадран, алоэ гөле һ.б.)

(Дару үләннәре турында укучыларның чыгышы тыңлана. «Мәгариф» журналының 2003 нче елгы 1,2,5, бнчы саннарында бирелгән мәгълүматларны кулланырга мәмкин.)

Укытучы. «Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит», диелә татар халык мәкалендә. Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз? (Кешеләргә эшләгән яхшылык сиңа яхшылык булып кайта.) Әйе, кешеләргә һәрвакыт яхшы мөгәмәләдә, изге күңелле, мәрхәмәтле, шәфкатьле мөнәсәбәттә булу безнең сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Ә ачулы, тар күңелле булу, башкаларның уңышыннан көнләшү сәламәтлеккә дә зыян китерә. Һәрвакыт уңай хис-тойгылар гына кичерү дә безнең сәламәтлегебезне ныгытырга ярдәм итә. Димәк, физик һәм психик сәламәтлегебез нык булсын өчен, без нәрсә эшли алабыз соң? (Миһербанлы-шәфкатьле, ярдәмчел булырга, бер-береңэ матур, ягымлы сүзләр әйтеп, күңелләрне күтәрергә омтылырга кирәк.)

Хәзер мин сезгә «Матур сүзләр» уены тәкъдим итәм.

Укучылар түгәрәк ясап баса. Һәрберсе, үз янәшәсендәге кешегә матур сүзләр әйтеп, туп ыргыта. Уен шул рәвешле түгәрәк буйлап дәвам итә. Матур сүз әйтә алмаган укучы уеннан чыга.

(Тактага агач рәсеме эленә.)

Укытучы. Укучылар, тактага эленгән «Сәламәт­лек агачы»н яшелләндерергә кирәк. Сәламәт булу өчен без нинди кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиеш? Һәрберегез өстәлләрегездәге «яфрак»ларга шушы кагыйдәләрне язып, алар белән агачны бизик. («Яфрак»лар укучы өстәленә алдан әзерләп куе­ла. Укучылар, тиешле сүзләрне язып, аларны агачка беркетә.)

Укытучы. «Сәламәтлегеңне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул», дигән Р. Фәхреддин. Кеше үзен сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да тиз бирешми. Сәламәт булыгыз!

Источник

Adblock
detector