Мәкаләләр
Нинди рәхәт. Кояш кыздыра. Су өсте җем-җем итеп тора. Яфраклар да селкенми, җил бөтенләй юк.
Җирдәге ком аякны пешерә. Менә шундый вакытта су керәсе бик килә. Без елга буена барабыз. Майкаларны, трусикларны салабыз. Их, рәхәтләнеп су коенырга тотынабыз, йөзәбез, чәчрәтәбез, чумабыз, узышабыз.
Республикада 12 яшьлек кыз кыядан егылып төшкән.
Радий Хәбиров Баймак халкын Халыкара гаилә көне белән котлады.
Дүртөйле районында булган авариядә ике бала зыян күргән.
Казан мәктәбендәге канлы вакыйгада зыян күргән тугыз кеше махсус борт белән 12 май көнне Мәскәүгә китерелде.
Башкортстанда туристлык кешбэк программасында 107 балалар лагере катнашачак.
Алдап алты адым да атлый алмассың, дигән халык.
Стәрлетамакта узган кич коточкыч фаҗига булган.
Ә коену сезоны әле башланмады да.
Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.
Әти-әниләрне борчыган сорауларга ачыклык кертелде.
Караидел районында яңа мәдәният йорты төзелә.
Бүген, 13 май көнне, «Динамо» спорт комплексында хезмәт коллективлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестивален ачу тантанасы булды.
Алма агачыннан ерак төшми, дигән борынгылар. Түбәндге әкият тә шул хакта, дуслар.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров мөселманнарны Ураза гаете белән тәбрикли.
Салават шәһәре укучылары “Киләчәккә билет” федераль проектына актив кушыла.
Башкортстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтү игълан ителде.
Балалар өчен өстәмә ял көнен әти-әниләр сораган иде.
“Газель” астында калган бала могжиза белән генә исән калган.
Мәктәптә атыш оештыручы турында нәрсә билгеле?
Источник
Идрис Туктар «Урман букеты»
презентация к уроку
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
urman_bukety.pptx | 2.92 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Идрис Туктарның “Урман букеты” хикәясен уку һәм анализлау
Кырлар буш кала, Яңгырлар ява, Җирләр дымлана – Бу кайчак була? (Көз)
Язын ямь бирә, Җәй салкын бирә, Көзен тәм бирә, Кышын тун бирә. (Урман)
Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)
Идрис Туктар Идрис Туктар күбрәк балалар өчен яза. Аның әсәрләре табигать, дуслык, өлкәннәргә ихтирам турында. Ул “Серле тартма”, “Урман букеты”, “Кышкы урман” кебек хикәяләрен-дә дә кошларга һәм җәнлекләргә ярдәм итү турында яза.
Ешлык — заросль Купшы- көяз (имән) Сүзлек өстендә эш
Хикәяне өлешләргә бүлү 1 нче өлеш Нурия абыйсын урман букетын карарга чакыра. Абыйсының урман букеты дигәнне аңламавы,аптырап калуы. 2 нче өлеш Абыйсының Нурия фикере белән килешүе, гаҗәпләнүе. 3 нче өлеш Абыйсы урман букетын күрми. Нуриянең аптыравы. 4 нче өлеш Нурия абыйсы белән урман букеты янына килә. Икесенең дә гаҗәпләнүе. 5 нче өлеш Һәр икесе дә урман букетының матурлыгына сокланалар. (“Күрдеңме инде, абыем? Ай-яй-яй. ”, “И матур да инде ”)
Хикәяне 2 өлешкә калдыру Аптырау, гаҗәпләнү-соклану, шатлык.
Юмарт август. Сентябрь би зәкләре. Харис Якупов картиналары Иртә көз Көзге натюрморт Юмарт август Сентябрь би зәкләре
Агач күрке-яфрак. Агачның яфрагы төбенә төшә. Агачтан яфрак төшми тормый .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Данный материал представляет собой конспект урока, презентацию, материалы для анализа учащихся. Целесообразно сипользовать на уроках по изучению творчества Есенина в 11 классе.
Данная презентация использована на уроке ИЗО в 4-5 классе -комплекте школы VIII вида в условиях школы VI вида. В ней рассказывается история возникновения росписи, показаны этапы создания подноса и эта.
Творческий проект выполнен ученицей В-Ханжоновской школы 8 класса Синчук Дарьей. Руководитель проекта Гущенко Светлана Александровна.
Конспект урока по труду в 3 классе «Подарок маме. Букет гиацинтов».
Тема И.Туктар “Урман букеты”Теманың максаты. Әсәр эчтәлеген укучы аңына җиткерү; ишетеп,күреп тану күнекмәләрен үстерү; әсәр аша табигать – анага мәхәббәт.
Дәрес эшкәртмәсе 3 нче рус сыйныфның татар төркемендә укытучылар өчен тәкъдим ителә. Дәреснең тибы – яңа материалны ачу дәресе. Дәреснең темасы – Идрис Туктарның “Урман букеты&rdquo.
Источник
Идрис Туктар «Серле тартма»
план-конспект урока
Дәрес планы, презентация
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
serle_tartma.doc | 52.5 КБ |
serle_tartma.ppt | 1.83 МБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе –
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
Теләче урта гомумбелем мәктәбе
“Серле тартма” хикәясе.
(3 нче рус сыйныфының татар төркемендә
Сингапурча укыту алымнарын кулланып
үткәрелгән әдәби уку дәресенең план-конспекты)
Шәяхмәтова Гөлфия Наиловна, икенче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема: Идрис Туктар. “Серле тартма” хикәясе.
1. Укучыларны Идрис Туктарның “Серле тартма” хикәясе белән таныштыру; безнең якларда кышлаучы кошлар турында өстәмә мәгълүмат бирү.
2. Укучыларның аңлап уку, сәнгатьле сөйләү, бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.
3. Кыш көне кошларга ярдәм итәргә кирәклеген төшендерү; гади генә әйберләрдә дә тылсым, матурлык күрергә өйрәтү.
- “Әдәби уку”, рус телендә гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ 1 нче кисәк/ Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2013.
- М.Ф.Кашапова “Иң гүзәл тел – туган тел”, Казан: РИЦ «Школа», 2009.
3. Интернет чыганакларына сылтамалар:
4. Презентация “Идрис Туктар “Серле тартма”.
Җиһазлау: компьютер, проектор, кошлар өчен төрле материалдан ясалган җимлекләр, сәгать макетлары (“Клок баддис”)
I. Оештыру өлеше.
— Елның бер чагы була,
Дөньяга энҗе тула.
Күктән йолдызлар ява,
Һәрчак саф була һава.
Шифалы җилләр исә,
Битләр алланып пешә.
Йокыга тала урман,
Ябынып ап-ак юрган.
Ниләр эшли соң тагы
Елның бу матур чагы?
Бар дөньяны яңарта,
Ничек аның исеме?
- Кыш.
- Әйе, бу шигъри табышмакның исеме – “Кыш”. Аны шагыйрә Резеда Вәлиева язган.
II. Өй эшен тикшерү.
Әхмәт Ерикәйнең “Кыш”, Роберт Миңнуллинның “Чыршы әйләнәсендә” шигырьләрен яттан сөйләтү (сайлап өйрәнергә).
III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
1. Уку мәсьәләсен кую ( 1 нче слайд) :
— Бүгенге дәрестә И.Туктарның“Серле тартма” хикәясен укырбыз. Автор нәрсәне “серле тартма” дип атаган икән? Әсәрне укыгач, шул сорауга җавап табарбыз.
2. Укучыларга Идрис Туктар турында кыскача мәгълүмат бирү. (2 нче слайд)
И дрис Туктар (Идрис Ильяс улы Туктаров) — зур тормыш һәм иҗат юлы узган әдип. Ул элекке Уфа губернасының Уфа өязе Сәфәр волосте (хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы) Булышлы авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туа. Ун яшеннән Идрис алтын приискасында эшли башлый. Бер үк вакытта өч сыйныфлы рус мәктәбендә белем ала. Соңрак Уфа шәһәрендә дүрт училищеда, 1932— 1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1915 елның көзендә солдатка алына. И. Туктар өч сугышта: Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышы фронтларында тупчы булып сугыша. Сугыштан соңгы елларда Татрабфакта, Киевта суднолар төзү техникумында укыта, Яшел Үзән шәһәр китапханәсендә мөдир, күптиражлы газета редакциясендә тәрҗемәче булып эшли.
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен әдип «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.
И. Туктар 1982 елның 20 октябрендә вафат була.
И. Туктар төрле жанрларда көчен сынап карый. Аеруча ул кыска хикәяләр жанрында сәләтен күрсәтә. Балалар өчен язылган һәр хикәясе күләм ягыннан кыска, фикергә бай, образлары онытылмаслык. «Серле тартма», «Урман букеты», «Кышкы урман» кебек хикәяләрендә дә кошларга һәм җәнлекләргә ярдәм итү, табигатьне саклау кирәклеге турындагы фикерләрен балаларга җиткерә.
3. Фонетик күнегү. (3 нче слайд). Гакыйль Сәгыйровның “ Килегез, кил, кошкайлар!” шигырен бергәләп уку.
Чыпчык, чыпчык-чык-чырык!
Җим сиптем, кил тиз очып!
Песнәк,песнәк, кил тизрәк-
Җим сибәм сиңа әзрәк!
Чәүкә,чәүкә, кил, чәүкә-
Җим бирәм бер тәлинкә!
Күгәрченем гөр-гөр-гөр –
Җим сиптем, менә күр, күр!
Карга, карга, син кара,
Кабып кал,азык барда!
Саескан- ала канат,
Җим сибәм кабат-кабат!
Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз!
4. Сүзлек эше. (4 нче слайд)
тышка эләргә – повесить на улицу
азык – пища; корм
5. Хикәяне үрнәк уку.
6. Проблемалы сорауга җавап бирү (5 нче слай д):
— Автор нәрсәне серле тартма дип атаган?
- Автор кышын кошларга куя торган җимлекне серле тартма дип атаган.
Йомшак карны алабыз, (кар әвәләү хәрәкәтләре)
Аннан туплар ясыйбыз.
Кар атышып уйныйбыз, (атышалар)
Бик күңелле яшибез,
Суыктан без курыкмыйбыз, (кулларын як-якка җәеп йөриләр)
Кар бөртекләрен куып, (бер урында йөгерәләр)
Уйнаудан һич туймыйбыз.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
- Хикәяне “чылбыр буенча” кабат укыту.
2. Хикәя буенча сорауларга җавап бирү (6 нчы слайд):
“Клок баддис”. (Укучылар алдан ук сәгать макетлары әзерлиләр, иптәшләре белән төрле вакытка очрашулар билгелиләр. Укытучы сорауны әйтә, уйлар өчен вакыт бирә. Ике укучы бер-берсенә җавапларын сөйлиләр. “Таймд пэа шэа”)
— Серле тартманың сере нидә?
— Серле тартма янына нинди кошлар килә?
— Ни өчен кошлар серле тартманың янына үзләре үк очып киләләр?
— Кыш көне кошларга нәрсәне кичерүе авыррак: суыкнымы, әллә ачлыкнымы?
— Сез кошларга ничек булышасыз?
3. Бездә кышлаучы кошлар турында табышмаклар чишү (7-21 нче слайдлар):
а) Кигән киеме чуар,
-Чык-чырыйк, дип чырылдар,
Борчак җыяр, кырда кунар.
ә) Үзе аклы-каралы.
Озын һәм җиз койрыклы.
Җәен-далада,
Кышын — калада.
б) Кара жилет, сары күлмәк,
Кара бүреген кияр,
Бертуктаусыз: «Сип, сип”,-дия
Нәрсә сибик, кем белә?
в) Гөлдер-гү, гөлдер-гү,
Кызыл тәпи — кемдер бу?
г) Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?
4. “Кыш көне кошлар” тексты белән таныштыру. (22 нче слайд)
Кошлар — бик ашамсак тереклек ияләре. Кыш көне кошлар еш ачыгалар. Кар бураны уйнаганда һәм чатнама суыкта азык табу аеруча да кыенлаша. Андый вакытта бик күп кош һәлак була. Кыш көне 6 сәгать ашамыйча торса, кош үлә. Шуңа күрә кышын аларга ярдәм кирәк. Җимлекләрне җим салыр өчен уңайлы җиргә эләләр. Тәрәзә янына элсәгез, аларны күзәтү тагын да җайлырак булыр.
Җимлек элү белән эш бетми. Аңа даими җим салып торырга кирәк. Төрле кошлар төрле азык белән туклана.
Чыпчыклар – тары, солы, бодай, ипи валчыгы. Песнәкләр – карбыз төшләре, көнбагыш, ит, туңмай, тары. Карабүрекләр – миләш, балан, алабута орлыгы.
5. Кошлар өчен ясалган җимлекләр белән таныштыру. (23 нче слайд).
1. Дәрескә нәтиҗә ясау.
— Укучылар без дәрестә нинди хикәя белән таныштык? Аны кем язган?
— Автор безгә нишләргә куша?
2. Өйгә эш бирү (сайлап):
а) хикәянең эчтәлеген өйрәнергә;
ә) серле тартма рәсемен ясарга.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Идрис Туктар (Идрис Ильяс улы Туктаров) — зур тормыш һәм иҗат юлы узган әдип. Ул элекке Уфа губернасының Уфа өязе Сәфәр волосте (хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы) Булышлы авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туа. Ун яшеннән Идрис алтын приискасында эшли башлый. Бер үк вакытта өч сыйныфлы рус мәктәбендә белем ала. Соңрак Уфа шәһәрендә дүрт училищеда, 1932— 1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1915 елның көзендә солдатка алына. И. Туктар өч сугышта: Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышы фронтларында тупчы булып сугыша. Сугыштан соңгы елларда Татрабфакта, Киевта суднолар төзү техникумында укыта, Яшел Үзән шәһәр китапханәсендә мөдир, күптиражлы газета редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен әдип «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. И . Туктар 1982 елның 20 октябрендә вафат була. И. Туктар төрле жанрларда көчен сынап карый. Аеруча ул кыска хикәяләр жанрында сәләтен күрсәтә. Балалар өчен язылган һәр хикәясе күләм ягыннан кыска, фикергә бай, образлары онытылмаслык. «Серле тартма», «Урман букеты», «Кышкы урман» кебек хикәяләрендә дә кошларга һәм җәнлекләргә ярдәм итү, табигатьне саклау кирәклеге турындагы фикерләрен балаларга җиткерә.
Чыпчык, чыпчык-чык-чырык! Җим сиптем, кил тиз очып! Песнәк,песнәк, кил тизрәк- Җим сибәм сиңа әзрәк! Чәүкә,чәүкә, кил, чәүкә- Җим бирәм бер тәлинкә! Күгәрченем гөр-гөр-гөр – Җим сиптем, менә күр, күр! Карга, карга,син кара, Кабып кал,азык барда! Саескан- ала канат, Җим сибәм кабат-кабат! Килегез, кил, кошкайлар, Сез бит безнең дускайлар. Бакчабызга куныгыз, Көн дә кунак булыгыз! Г.Сәгыйров
серле – волшебный ик ә н – если гади – простой көч – сила ярма – крупа тышка эләргә – повесит ь на улицу азык – пи ща; корм
Автор н әрсәне серле тартма дип атаган? Җавап: җимлекне. Җимлек – кормушка.
1. Серле тартманың сере нидә? 2. Серле тартма янына нинди кошлар килә? 3. Ни өчен кошлар серле тартманың янына үзләре үк очып киләләр? 4. Кыш көне кошларга нәрсәне кичерүе авыррак: суыкнымы, әллә ачлыкнымы? 5. Сез кошларга ничек булышасыз?
Кигән киеме чуар, -Чык-чырыйк, дип чырылдар, Борчак җыяр, кырда кунар.
Үзе аклы-каралы. Озын һәм җиз койрыклы. Җәен-далада, Кышын — калада.
Кара жилет, сары күлмәк, Кара бүреген кияр, Бертуктаусыз: «Сип, сип”,-дия Нәрсә сибик, кем белә?
Гөлдер-гү, гөлдер-гү, Кызыл тәпи — кемдер бу?
Җәй шакылдый бу чүкеч, Кыш шакылдый бу чүкеч. Ничек чыдый бу чүкеч?
Кошлар — бик ашамсак тереклек ияләре. Кыш көне кошлар еш ачыгалар. Кар бураны уйнаганда һәм чатнама суыкта азык табу аеруча да кыенлаша. Андый вакытта бик күп кош һәлак була. Кыш көне 6 сәгать ашамыйча торса, кош үлә. Шуңа күрә кышын аларга ярдәм кирәк. Җимлекләрне җим салыр өчен уңайлы җиргә эләләр. Тәрәзә янына элсәгез, аларны күзәтү тагын да җ айлырак булыр. Җимлек элү белән эш бетми. Аңа даими җим салып торырга кирәк. Төрле кошлар төрле азык белән туклана. Чыпчыклар – тары, солы, бодай, ипи валчыгы. Песнәкләр – карбыз төшләре, көнбагыш, ит, туңмай, тары. Карабүрекләр – миләш, балан, алабута орлыгы.
Интернет чыганакларына сылтамалар: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Byandsearch%3Bweb%3B%3B&text=%D0%B8%D0%B4%D1%80%D0%B8%D1%81%20%D1%82%D1%83%D0%BA%D1%82%D0%B0%D1%80%20%D0%B1%D0%B8%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F&uuid=&state=AiuY0DBWFJ4ePaEse6rgeKdnI0e4oXuRYo0IEhrXr7wt19SiAlQ79qNpplvk7L__9eP2dcAC1i9YdPeqfUn4hHmV2On4pBr0ES-x-yxisVq8xn7c1Q-yUjTr_1ojSfpvbgLxnv1Pn46rK6WcDxfuWXseCANtbg79qL06kXEs2cK5foLHpDCNprkw2w9xARR1ndJKU9HZh_1CspDcA2KF7kgdUFhC00NDe9FjZ5ejlRs&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxZ1lRMy1tTWs5bU1SVlBscUxGSklnMGVZLXA3Z2RlOFN0SHJ0NkZsUVBYTE1KeDZMUkVOcUlJMkMybnk5OE1iU1B1VTdxUjV6ZDBva3FkUzBQbnZtZnJ4VEhVdmpXeFZYUQ&b64e=2&sign=11fc95d801722a8ffa0619d7231a3dd7&keyno=0&l10n=ru&mc=5.874631437972687 http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Byandsearch%3Bweb%3B%3B&text=%D0%B8%D0%B4%D1%80%D0%B8%D1%81%20%D1%82%D1%83%D0%BA%D1%82%D0%B0%D1%80%20%D0%BF%D1%80%D0%B5%D0%B7%D0%B5%D0%BD%D1%82%D0%B0%D1%86%D0%B8%D1%8F&uuid=&state=AiuY0DBWFJ4ePaEse6rgeKdnI0e4oXuRYo0IEhrXr7yzC-cy8qJC97rqrEOY1rnngR_TlXOtqI4OSeaZShoqEPxHnCAmjXeENa5DNMvZZKOuXSsCHu2N9h-E8w_Hd6IH-UpuasKrtlBxOyhwi6J5kvX1suBz6qq7x1j6NWqqVbKLBpQHK7_jVWNdsX_xXl_HSlelzp6UZs84pIo61GL2DCxBUmKj1GjY47El1gI32rE&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxZ1lRMy1tTWs5bU1SVlBscUxGSklnMGVZLXA3Z2RlOFNsenpDZ3dsbC1wcmZpRk4za1ZNYUlQUWdpb1lYTFowbU1YYzYxTXRWVFQ3NV9LTGs2ZlpicU5UVEItZ2llUHc4Zw&b64e=2&sign=c8bc2bf8fa8f9215a57c7b773ad833ec&keyno=0&l10n=ru&mc=5.069146220500344
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема И.Туктар “Урман букеты”Теманың максаты. Әсәр эчтәлеген укучы аңына җиткерү; ишетеп,күреп тану күнекмәләрен үстерү; әсәр аша табигать – анага мәхәббәт.
Дәрес эшкәртмәсе 3 нче рус сыйныфның татар төркемендә укытучылар өчен тәкъдим ителә. Дәреснең тибы – яңа материалны ачу дәресе. Дәреснең темасы – Идрис Туктарның “Урман букеты&rdquo.
Источник